Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әлки хәбәрләре»нә сезнең тавышларыгыз кирәк

Республикада "Татмедиа"ның легендар брендлары" дигән бәйге башланды. 15 сентябрьгә кадәр "Татмедиа"га караган газеталар, журналлар, телерадиокомпанияләр, мультимедиалы редакцияләр арасында легендар саналган массакүләм мәгълүмат чарасын сайлау дәвам итә. Шушы вакытта конкурсның он-лайн тавыш бирү этабында катнашып, ягъни үз тавышын биреп, һәр кеше бу мәсьәләдә үз фикерен белдерә ала. Әлеге бәйгедә "Әлки хәбәрләре"...

Республикада "Татмедиа"ның легендар брендлары" дигән бәйге башланды. 15 сентябрьгә кадәр "Татмедиа"га караган газеталар, журналлар, телерадиокомпанияләр, мультимедиалы редакцияләр арасында легендар саналган массакүләм мәгълүмат чарасын сайлау дәвам итә. Шушы вакытта конкурсның он-лайн тавыш бирү этабында катнашып, ягъни үз тавышын биреп, һәр кеше бу мәсьәләдә үз фикерен белдерә ала.
Әлеге бәйгедә "Әлки хәбәрләре" район газетасы да катнаша. Без конкурска газетабыз тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар туплап тапшырдык. Күпләр "Коммунизм юлы" аша белгән "Әлки хәбәрләре"нең бай тарихы башка районнарныкыннан һич кенә дә калышмый. Киресенчә, әлкилеләр, якташларыбыз өчен ул гаять кызыклы һәм күңелләребезгә якынрак та әле. Шуңа да якташларыбыз Әлки район газетасын әлеге конкурста яклап тавыш бирерләр дип бик өметләнеп калабыз.
Ә моны эшләү бик ансат.
Ул мондый тәртиптә башкарыла:
интернет аша tatmedia.ru сайтына керергә;
өске яктагы "Легендарные бренды"дигән тамгага басарга;
аннан соң "Легендарные газеты"га басарга;
газеталар колонкасыннан "Әлки хәбәрләре" ("Алькеевские вести")ны табарга;
"Подробнее" дигән язуга басарга;
сул яктагы "Проголосовать" тамгасына басарга.
Әлегә районыбыз газетасы бу конкурста башкалар белән чагыштырганда шактый аз тавыш җыйган. Сезнең ярдәм белән без дә лидерлар рәтенә күтәрелә алыр идек.
Аз гына вакытыгызны һәм игътибарыгызны кызганмасагыз, сез безгә - "Әлки хәбәрләре"нә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев