Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 Базарлы Матак егете Сәет Сәлахиев бүгенгесе көндә Мәскәүдә хезмәт итә

 Базарлы Матак егете Сәет Сәлахиев мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнә, үзен физик яктан чыныктыра.

Район укучылары арасында беренчеләрдән булып ГТО нормативларын тапшыра ул. Моңа Яр Чаллы шәһәренә барып, таләпчән судьялар каршында спортның таләп ителгән төрләре буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп ирешә ул һәм “алтын” билге алып кайта.

Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, Сәет кооператив институтына укырга керә. Ә беренче курсны тәмамлагач, укуын бүлеп армиядә хезмәт итеп кайтырга була. Әнисе Ли­лия белән киңәшләшә һәм хәрби комиссариатка үзен солдат­ка алуларын сорап мөрәҗәгать итә. Мәктәп елларында каратэ белән шөгыльләнгән, ярышлар­да күп тапкыр призлы урын­нар алган, Татарстан чемпио­ны булган егетне Россия Милли гвардиясенә чакыралар. Шулай итеп, хәзер Сәет илебез башка­ласы Мәскәүдә хезмәт итә.

Ә күптән түгел солдатның әти-әнисе исеменә уллары хезмәт иткән часть команди­рыннан сөенечле хәбәр килеп төшә. Ул “Сугышчан бурычны үрнәк башкару турында” дип аталган һәм анда “…улыгыз Сәет үз вазыйфаларын бик яхшы үти, сугышчан мәсьәләләрне хәл итә, хокук саклауда, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә актив катнаша. Хезмәттәшләренә оста­лык үстерүдә, дисциплина ныгы­туда үрнәк күрсәтә. Ватан сакчы­сын лаеклы тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерәм”,– дигән сүзләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев