Әлки районында агымдагы елның ун аенда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 2 кеше үлде
Юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) – иң актуаль темаларыбызның берсе. Шул уңайдан әлеге мәсьәләгә кагылышлы чаралар еш һәм төрле була.
31 нче октябрь көнне районыбызның төрле оешма һәм учреждение җитәкче-вәкилләре республикакүләм ЮХИ проблемаларын яктырткан видеоконференциядә катнаштылар. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов бу юнәлештәге кыенлыклар, башкарылган эшләр, алда торган бурычлар буенча киңәшмә ясап, кичекмәстән үтәлергә тиешле эш төрләрен билгеләде.
Мәгълүматларга караганда, быелгы елның тугыз аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, республикабызда юл-транспорт һәлакәтләре сизелерлек кимесә дә, үлүчеләр саны буенча былтыргы күрсәткечне узып киткән. Саннарга күз салыйк: 2024 елның 9 аенда Татарстанда 2320 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 220 кеше үлгән һәм 2 819 кеше яраланган. Ә 28 октябрьгә инде һәлак булучылар саны 257 гә җиткән.
Районыбызда бу өлкәдә хәлләр ничек, бездәге саннар ни сөйли?
Шуны белү максатыннан, ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлуллин белән сөйләшергә уйладык. Без барып кергәндә, ул нәкъ менә шул саннар өстендә отчет-анализ ясап утыра иде.
– Агымдагы елның ун аенда районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, әлеге фаҗигаләрдә 20 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 2 кеше үлде. 2023 нче елның шушы чорында 7 юл һәлакәте булып, аларда 7 кеше зыян күргән һәм 2 кеше үлгән иде. Быел һәлакәтләр саны ике тапкыр артык, -дип көрсенеп башлады ул сүзен, беренче соравыбызга җавап биргәндә.
– Әлеге һәлакәтләрнең сәбәпләре нидән гыйбарәт, быел иң зурысы кайда һәм кайчан булды ?
– Кеше факторлары. Күбесенчә, каршы як полосага чыгу. Иң зур һәлакәт әле яңа гына, 27 октябрьдә, Әхмәт һәм Чуаш Кичүе авыллары арасында булды. Барлыгы 7 кеше зыян күрде, алар арасында 6 сы - олы кеше, 1 се - бала. Әле ярый үлүчеләр юк. Авыр хәлдәге 2 кеше Казанга озатылды, 4 се – Чистайда дәвалана. Бәхеткә, балага зыян килмәгән, тикшерүләр үткәргәннән соң, аны өенә җибәрделәр. 7 кешенең барысы да – безне райондашлар.
Хәрәкәтнең бик күп булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Гадәттә, зур йөк машиналары артыннан ияреп барырга теләмәгән “ашыгучылар” уйлап, исәпләп бетермәгән хәлдә каршы якка чыга, нәтиҗәдә, “маңгайга-маңгай” бәрелеш барлыкка килә.
– Үлү очракларында һәлак булучылар ничә яшьтәгеләр?
– Мондый 2 һәлакәтнең икесе дә мотоциклда йөрүчеләр белән булды. Берсе юл билгесенә бәрелгән, икенчесе авыл уртасында идарәне югалтып егыла һәм башы белән бик каты бәрелүдән үлә. 24 һәм 40 яшьлек ир-егетләр. Яшәргә дә яшәргә бит, югыйсә, -ди, борчылуы йөзенә чыккан майор.
Бүлектә әлеге өлкәдә хезмәткәрләрнең җитешмәве дә бик борчый җитәкчене. Шул сәбәпле үзләренең авыр ялыктыргыч режимда эшләүләрен, бөтен җиргә өлгереп бетә алмауларын да әйтеп үтте ул.
– Бүген 1 нче ноябрь, инде һава торышы кискен үзгәрү алдында. Тәгәрмәчләрне кышкы сезонныкы белән алыштыру тәртипләре турында да аңлатып үтегез әле.
– Тәртип, кагыйдәләр буенча тәгәрмәчләрне алыштыру вакыты – 15 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәрге аралык. Әлеге мәсьәләдә бернинди штрафлар, җавапка тартулар каралмаган. Ләкин без барыбер андый шоферларны туктатабыз, үзенә генә түгел тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудыруын, бу сәбәпнең төзәтеп булмаслык аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлатабыз, профилактик әңгәмә үткәрәбез.
– Юлда йөрүчеләргә әйтәсе килгән сүзләрегез бармы?
– Әлбәттә. Юл кагыйдәләрен үтәсеннәр, гомер белән уйнамасыннар, үзләрен генә уйламасыннар, юлдагы һәркемне хөрмәт итсеннәр, үзләрен дә, башкаларны да сакласыннар иде.
– Алда 10 нчы ноябрь – РФ эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне. Гади генә итеп әйткәндә, полиция хезмәткәрләре көне. Бәйрәм уңаеннан да теләкләрегезне белик әле.
– Әйе, тиздән безнең, бу өлкәдә эшләүчеләрнең, уртак бәйрәме. Шул уңайдан иң беренче ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Елыбызның соңгы ике ае бернинди һәлакәтсез, югалтуларсыз үтсә иде.
Әйткәнемчә, хезмәткәрләр җитәрлек түгел. Теләге булганнарны эшкә чакырабыз һәм көтеп калабыз. Авыр, катлаулы булса да – мактаулы һәм бик кирәкле безнең хезмәт.
– Зур рәхмәт, Рәмзил Рәшитович, эшегездә уңышлар телибез. Теләкләр тормышка ашсын. Гомерләр мәгънәсез өзелмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев