Әлки районында “Җәяүле” дип исемләнгән профилактик чара үтә
Әлки районында 28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауны һәм бу юнәлештә профилактик эшчәнлекне арттыруны максат итеп, “Җәяүле” дип исемләнгән профилактик чара үтә.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, юлларда игътибарлы булыгыз! Светофорсыз җәяүлеләр кишәрлегенә якынлашканда, тизлекне киметегез һәм юл аша чыга башлаган җәяүлеләрне үткәрегез. Җәяүлеләргә дә юл аша чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Онытмагыз: тәүлекнең караңгы вакытында йөртүчеләр сезне күрерлек булсын.
Рәмзил Вәлиуллин, ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев