Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Автобабай-2022” дип исемләнгән бәйге үткәрелде

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесе бүлеге һәм ДОСААФ оешмасы белән берлектә 60 яшьтән өлкән ир-ат йөртүчеләр арасында “Автобабай-2022” дип исемләнгән бәйге үткәрде.

 

Бәйге ике этапта үтеп, анда дүрт йөртүче катнашты. Беренче эш итеп бәйгедә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүе тикшерелде. Ә “Хәрәкәт иткәндә гадәти маневрлар ясау” этабында йөртүчеләр машина белән ни дәрәҗәдә яхшы идарә итүләрен күрсәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Вайыс Даутов (Базарлы Матак), икенче урынга Рәшит Габитов (Түбән Әлки), өченче урынга Закир Хөснетдинов (Базарлы Матак) лаек булды. Җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга кубок, дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Сентябрь ахырында Вайыс Даутов Чистай шәһәренең зона этабында безнең район данын яклады. Әмма, кызганыч, ул анда призлы урын яулый алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев