Әлки районында автобус йөртүчеләре тикшерелә
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында автобус йөртүчеләре тикшерелә

Автобус йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгаруын һәм, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясарлык итеп, җитди кагыйдәләрне бозуына юл куймас өчен, 14-23 апрельдә районда “Автобус” профилактик чарасы үтә.

 

Әлеге чара кысасында автобусларның техник торышына, юл хәрәкәтендә катнашырга рөхсәт бирелүен раслаучы гамәлдәге диагностик картаның, кешеләрне йөртергә лицензиянең булуына зур игътибар ясала. 

–    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сүзсез үтәргә кирәклегенә тагын бер тапкыр басым ясыйм һәм юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне бик тә игътибарлы, сак булырга чакырам, – ди  ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин.
 


Нет комментариев