Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында күп балалы гаиләгә баланы тотучы утыргыч тапшырылды

ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллин “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм муниципаль хезмәткәрләр белән бергә “Бала – төп пассажир” дип исемләнгән акция үткәрде.


Акция барышында йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә, машинада балаларны йөрткәндә, махсус  тотып торучы җайланмалар кулланырга кирәклеген аңлатуга зур игътибар бирелде. “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр флэшмоб үткәрде. Айгөл Рәшит кызы әлеге җайланмаларны машинада куллану кагыйдәләре турында сөйләде.

Акциядә катнашучы зурларга “Балаларны тоту җайланмалары кагыйдәләре” буклетлары таратылды, балалар исә яктылык кайтаргыч элементлар белән бүләкләнде. Шулай ук Татар Борнаеннан булган күп балалы Кәримовлар гаиләсенә баланы тотучы утыргыч тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев