Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы ЮХИДИ инспекторлары “права”сыз мотоциклда йөрүче 15 яшьлек малайны тоткарлаган

    Әле шушы көннәрдә генә безнең  ЮХИДИ инспекторлары Базарлы Матакта “Ява” мотоциклында җилдерүче 15 яшьлек малайны тоткарладылар.

      Ә бит мотоцикл белән идарә итү хокукы балигъ булу яшенә җиткәннәргә генә бирелә. Әлеге үсмернең хокук бозуы турындагы материаллар балигъ булмаганнар инспекциясенә юлланачак. Балаларның тәртип бозуы өчен әти-әнисенә дә җавап бирергә туры килер.

     

    Бу җәһәттән ике көпчәкле механик транспорт чаралары белән идарә итүнең кайбер кагыйдәләре белән таныштырып үтәсе килә.

    Күпләр  яратып куллана торган мопедның максималь конструктив тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артмый. Аның эчке яну двигателенең эшче күләме 50куб.см дан югары түгел. Шундый ук техник характеристикага ия квадрацикллар да мопедларга тиңләштерелә.

    Механик транспорт чарасын йөртүче махсус таныклыган яисә шушы категория транспорт чарасы белән идарә итүгә вакытлыча хокук бирә торган документны үзе белән йөртергә һәм полиция хезмәткәрләре таләп иткәндә тикшерү өчен аларга тапшырырга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә әлеге үзгәреш 2014 елның 8 апрелендә кертелде. Шуннан бирле мопед һәм скутер йөртүчеләр үзләре белән әлеге таныклыкны йөртергә бурычлы.

    Мопед яисә скутер белән идарә итү хокукы М категорияле йөртү таныклыгы белән раслана.Тагын бер искәртү – әгәр таныклыкның икенче ягындагы таблицада М категорияле урында ML  билгесе торса, бу кешегә мопед һәм скутер белән идарә итү тыела дигән сүз. Әлеге билге бу йөртүченең М категорияле транспорт чаралары белән идарә итүгә медицина чикләүләре бар дигәнне аңлата.

    Таныклык алу өчен һичшиксез автомәктәптә укырга һәм ЮХИДИ инспекторына рәсми төстә имтихан тапшырырга кирәк. Шул чакта гына скутерда иркенләп йөрергә мөмкин. Ә махсус таныклыксыз скутерга утырган кешегә штраф санкцияләре яный, юл инспекторлары аның транспортын алырга да мөмкин. Скутер һәм мопедка хокукың булмаган килеш утырган өчен 5000–15000 сум штраф яный. 

    Россиядә махсус идарә итү хокукы бирелә торган транспорт чаралары категорияләре бар. “А” категориясе – мотоцикллар. А категорияле йөртү таныклыгы теләсә нинди, шул исәптән бишекле мотоцикллар белән дә идарә итү хокукы бирә.

    А1 подкатегориясе зур булмаган күләмле двигательле һәм зур булмаган куәтле мотоцикллар белән идарә итергә мөмкинлек бирә. А1 подкатегориясенең мөһим аермасы – аны 16 яшьтә үк алырга була.

    Соңгы вакытта сирәк булса да районыбызда гироскутер, моноколесо, сегвей кебек заманча чараларда хәрәкәт итүчеләр очраштыра. Шуны истә тотарга кирәк: алар җәяүлеләр булып санала һәм җәяүлеләр өчен кагыйдәләргә буйсынырга бурычлылар. Әйтик, махсус билгеләнгән урыннарда гына йөрергә, юл аша әлеге җайланмаларны кулларына тотып чыгарга, автомобиль юлында йөрмәскә, саклану экипировкасы – велошлем, тезләрне һәм терсәкләрне саклау чараларын кулланырга тиешләр. Бу кагыйдәләрне үтәү аларның иминлеген һәм гомерен саклау өчен мөһим.

    Рәис Сафин,

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.           

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: