Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре 5 апрельдә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән рейд үткәрделәр

5 апрельдә район территориясендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлдерелгән рейд үткәрелде.

ЮХИДИ инспекторлары район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерделәр. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, рейд барышында автомобиль белән транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә итү, срогы чыккан ОСАГО иминият полисы белән идарә итү, руль артына исерек хәлдә утыру кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары ачыкланган. Кагыйдә бозучылар законда каралган җәзасын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев