Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 августта Әлки районында “Тоннель” операциясе үткәрелә

    Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район юлларында хәрәкәт кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау өчен "Тоннель" операциясе үткәрәләр.

    Операция барышында алар руль артына утыручыларның айныкмы икәнлеген, җәяүлеләргә юл бирәләрме, балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозмыйлармы, пассажирлар йөртүгә кагылышлы таләпләрне үтиләрме - шуларны тикшерәчәкләр.

    Сүз уңаеннан: узган атнада юл кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы ачыкланган. Аларның икесе руль артына исерек килеш утырган.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: