Реклама
Районда бүген, 25 сентябрьдә, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 55 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4 очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:
Ст.12.23 ч.3 – транспорт чарасы белән идарә иткәндә бала махсус креслога утыртылмаган булган – 1 очрак;
Ст.12.37 ч.1 – ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак;
Ст. 12.37 ч.2 – ОСАГО полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 1 очрак;
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз