Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында быел юл-транспорт вакыйгаларында ике бала зыян күргән

Ел башыннан бирле районда балигъ булмаган балалар катнашында ике авария булган, анда ике бала зыян күргән.

Гыйнвар аенда Базарлы Матак-Кошки юлында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек пассажир тән җәрәхәтләре алган иде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 25 июльдә кичке сәгать 10 да Базарлы Матак үзәгендә “Лада” автомобиле ясаган авариядә үсмер бала имгәнгән. Крайнов урамы ягыннан Ленин урамы юнәлешендә баручы машинаның йөртүчесе хәвефсез хәрәкәт тәэмин итәрлек тизлек сайламый һәм юлдан килүче җәяүле баланы бәрдерә. Зыян күрүче үзе дә гаепле – ул Крайнов-Ленин урамнары кисешкән җирдә машиналар йөри торган урында юл аша чыккан. Үсмер тротуар линиясеннән яисә юл читеннән атламаган, юл аша чыгуның хәвефсезлегенә инанмаган. Өстәвенә, транспорт чаралары хәрәкәтенә комачау тудырган. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган үсмер район үзәк хастаханәсендә дәвалана.

Быелның җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар арасында 329 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 4 баланың гомере өзелгән, 339 ы төрле җәрәхәтләр алган. Бу хәвефле саннар һәркемнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген, юлда саклык чаралары турында балаларга җентекләп аңлату зарурлыгын тагын бер кат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев