Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Тоннель” операциясе барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагын ачыклаган

.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү һәм транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү фактларын  ачыклауга юнәлдерелгән комплекслы чараларны тормышка ашыру максатында, ЮХИДИ хезмәткәрләре  район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2019 елның 27 февралендә 52 транспорт чарасын тикшерделәр. Нәтиҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы ачыкланды. Алар арасында:

12.37.1 – транспорт чарасы белән иминият полисында каралмаган чорда идарә итү яисә йөртүче полиска кертелмәгән – 4 очрак;

12.3.1 – транспорт чарасы белән машина йөртү хокукы бирүче документларсыз, теркәү документларыннан башка идарә итү – 1 очрак.

Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе начашльнигы Рәис Сафин хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев