Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында ЮХИДИ инспекторлары “Мобильник” операциясе үткәрә

Татарстан территориясендә 1-30 апрельдә “Мобильник” оператив-кисәтү чарасы үткәрелә.

Ул автомобиль белән идарә иткәндә телефоннан файдалану белән бәйле кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау максатында үткәрелә. Әгәр машина телефонны кулга тотмый гына сөйләшү мөмкинлеге бирүче җайланма белән җиһазланмаган икән, рульдә утырганда мобиль гаджеттан теләсә ничек файдалану (сөйләшү, смс-хәбәрләр җибәрү, төрле программалар куллану, уйнау) машина йөртүченең игътибарын үзенә ала. Шул сәбәпле еш кына юл-транспорт һәлакәте килеп чыгарга мөмкин.

Машина белән идарә итүчеләр шуны онытмасын иде: хәрәкәт вакытында кесә телефоныннан файдаланган өчен 1500 сум күләмендә штрафка тарту каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.36.1 статьясы).

Рәис Сафин,

ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев