Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән рейдта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланды

18 июльдә район территориясендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатында рейд үткәрелде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәүләрен тикшерделәр. Рейд барышында автомашина белән транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә итү, алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыру кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары ачыкланды. Ә бер очракта йөртүче үзе белән иминият полисы булмаган килеш машина белән идарә итә иде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рәмзил Вәлиуллин әйтүенчә, кагыйдә бозучыларны кырыс җаза көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев