Әлки районында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 56 очрагы ачыкланган
Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлекчәсенә төрле вакыйга һәм җинаятьләр турында 35 хәбәр кергән.
Алар буенча 8 административ җәза бирелгән. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлларда кагыйдә бозуның 56 очрагын теркәгән. Шуларның берсе – автомобиль белән исерек килеш идарә итү. Гаепле – Каракүл авылы кешесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев