Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында юлда балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән “Күренерлек бул!” акциясе бара

​​​​​​​3 декабрьдән 10 ына кадәр районыбызда “Күренерлек бул!” акциясе үткәрелә.

 

Әлеге чара тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлдерелгән. Моның өчен бигрәк тә мәктәп балаларында, балигъ булмаган җәяүлеләрдә юлда бәлагә тарымас өчен үзеңне дөрес тоту күнекмәләре  тәрбияләү зарур.

Урамда үтә дә игътибарлы булырга, туктап торучы транспорт артында йөрмәскә, машина килгәндә юл аша чыкмаска кирәк. Юлны бары тик җәяүлеләр кичүеннән генә чыгу, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнән йөрү бик мөһим. Боларның барысын да балалар белеп торырга һәм җиренә җиткереп үтәргә тиеш.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итүенчә, “Күренерлек бул!” акциясе барышында автоинспекторлар катнашында Борискино, Иске Әнҗерә мәктәпләрендә, Чуаш Кичүе урта мәктәбендә һәм балалар бакчасында әңгәмәләр үткәрелде. Алдагы көннәрдә Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, шулай ук район үзәгендәге “Салават күпере” һәм “Ромашка” балалар бакчаларында “Юлда яктырып күрен!” дигән чара үткәреләчәк. Анда балаларга тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә киемдә һәм портфельләрдә яктылык кайтаргыч элементлар куллануның мөһимлеге аңлатылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев