Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Мотоцикл, мопед һәм скутер йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә тиешләр

​​​​​​​Мототранспорт чарасы, юлларда куркыныч чыганагы ул. Шуңа күрә мотоцикл, мопед һәм скутер йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәт белергә, юлда үзләрен ышанычлы хис итәргә тиешләр. Юл кайгыдәләрен белү – куркынычсызлык гарантиясе ул.

 

Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин ике тәгәрмәчле транспорт чаралары йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә өнди һәм аларның кайберләрен искә төшереп үтә:

1.Мотоцикл белән идарә иткәндә аны йөртүче дә, пассажир да каптырылган мотошлемнан булырга тиеш.

2.Тормаз системасы, руль идарәсе төзек булмаганда, алгы һәм арткы яктырткычлар янмаганда, йөртүче ягындагы пыяла чистарткыч яңгыр я кар яуганда эшләмәсә, мондый транспортта хәрәкәт итү тыела.

3.Трансплорт йөртүчегә, шул исәптән мотоциклчыга түбәндәгеләр тыяла:

–Алкоголь яки наркотик матдәләр кулланып исерек хәлдә, реакцияне һәм игътибарны киметүче дарулар тәэсирендә, авыру яисә арган хәлдә  транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамый;

–Транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге, дарулар тәэсирендәге, авыру яисә арган, шулай ук әлеге категория транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган кешегә тапшыру;

–Бер юнәлештә баручы транспорт һәм җәяүлеләр колонналарын кисеп чыгу һәм аларда урын алу;

–Хәрәкәт вакытында куллардан башка гына сөйләшеп була торган җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану;

–Тәүлекнең якты вакытында хәрәкәт итүче транспорт чарасы  ерактан күренеп торсын өчен мотоциклның фарасында якты ут кабынган булырга тиеш.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен мотоциклчылар җитди җаваплылыкка тартыла. Әгәр мотоциклчының йөртү танклыгы булмаса, аңа 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына. Әлеге транспорт чарасы кабул ителгән тәртиптә теркәлмәгән булса, аны йөртүчегә 500 дән 800 сумга кадәр штраф яный.

Еш кына мотоцикл хуҗасының мәҗбүри иминиятләштерү полисы булмый. Андый очракларда аны 800 сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.

Мотоцикл йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа карата материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениегә җибәрелә. Анда кагыйдә бозучыны полициядә исәпкә кую мәсьәләсе карала.

Шуның өстенә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен аның ата-аналарын да административ җаваплылыкка тарта ала.

Хөрмәтле транспорт йөртүчеләр! Дәүләт автоинспекциясе сезне юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә һәм юлларга бер-берегезгә ихтирамлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев