Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Штрафларны вакытында түләргәме?

Административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәү хокук бозу булып санала һәм аның өчен административ җаваплылык каралган.

Административ штраф бу турыдагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Бу хакта транспорт йөртүчеләргә даими искәртеп торсак та, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләргә ашыкмаучылар булып тора. Андыйларга кырыс җәза каралган. Закон нигезендә, штрафын вакытында түләмәүчеләргә аның икеләтә күләмендә (тик 1 мең сумнан кимрәк түгел) административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.

Административ эш РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.25 маддәсе 1 бүлеге буенча кузгатыла, бу полиция хезмәткәрләре компетенциясендә. Кагыйдә буларак, административ беркетмә ЮХИДИ хезмәткәре  яисә полициянең участок уполномоченные тарафыннан төзелә. Алардан тыш, моны түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары турындагы карарны үтәүче суд приставы да эшли ала.

Транспорт йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләргә чакырабыз. Шуны онытмагыз: вакытында түләмәсәң, бурычыңны икеләтә күләмендә түләргә туры киләчәк.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев