Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Яктырткыч бәладән саклый

Көн саен диярлек республика юлларында җәяүлеләрне машина таптату очраклары булып тора.

Әлеге фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һаман шул – рөхсәт ителмәгән урыннарда юл аша чыгу, игътибарсызлык, кагыйдәләрне санга сукмау.

Статистикадан күренгәнчә, җәяүлене таптату – иң еш очраучы юл-транспорт вакыйгаларының берсе. Кеше үлеменә китергән мондый һәлакәтләрнең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Бу вакытта транспорт йөртүчеләр, каршыга килүче машина фаралары яктысыннан күзләре чагылып, юл аша йөгереп чыгучы җәяүлеләрне күрмиләр дә. Ә кайчагында җәяүлеләр машиналар йөри торган юл буйлап аларга бик якын арада баралар. Өстәвенә караңгы төстәге киемнән дә булсалар, кичен юлда алар күренмәскә дә мөмкин.

Шуның өчен дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану бик мөһим. Әлеге элементлар яктыртылмаган юлда да җәяүлеләрне яхшы күренерлек итәләр, шул рәвешле алар катнашында юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгу куркынычын күпкә киметәләр. Якынга яктыртучы фаралар белән хәрәкәт иткәндә автомобиль йөртүче юлдагы җәяүлене 25-50 метр арадан күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргач элементлар кулланса, әлеге ара 150-200 метрга кадәр арта.  Автомобиль еракка яктыртучы фаралар белән барганда исә җәяүле 350 метрдан күзгә ташланса, яктылык кайтаргыч элементлар кулланганда машина йөртүче аны 100 метрдан ук күреп алачак.

Исегезгә төшерәбез, төнлә яисә күз күреме начар булган шартларда юл аша чыкканда яки автомобиль юлы кырыеннан барганда җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлары булган әйберләр файдаланырга киңәш ителә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаргыч элементлар куллану мәҗбүри. Әлеге кагыйдәне үтәмәгән өчен 500 сум күләмендә штраф салу яный.

Безнең автоинспекторлар яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгы хакында балалар учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында даими әңгәмәләр үткәрәләр. Быел инде әлеге темага бер акция, өч әңгәмә оештырылды. Соңгы вакытта хезмәткәрләребез Юхмачы, Чуаш Кичүе мәктәпләрендә укучылар белән очрашып, яктылык кайтаргычларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдәге роле хакында тәфсилләп аңлаттылар.

Рәмзил Вәлиуллин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы, полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев