Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сиктермә авылындагы Чуаш Республикасы халык шагыйре П.П.Хузангайга багышланган музей

Сиктермә авылындагы Чуаш Республикасы халык шагыйре П.П.Хузангайга багышланган музей
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 17:00

  • Телефон:
    • 8 (84346)7-34-33
  • Адресы:

    Сиктермә ав., Майская ур, 1а

Чуашиянең халык шагыйре П.П. Хузангай музее 2002 елның 5 февралендә Дәүләт Советлары рәисләре Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм М.А. Михайловский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе вәкиллекле делегацияләре катнашында ачылды. Бу еллар эчендә музейны 40 меңгә якын кеше караган. 2006 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән музей базасында ел саен Татарстан Республикасының иң яхшы чуаш укучылары слеты үткәрелә. РФ Президенты аппаратының милләтара мөнәсәбәтләр секторы тәкъдиме белән музей базасында Калининградтан Камчаткага кадәр Россия Федерациясенең чуаш милли автономияләре җитәкчеләре семинары үткәрелде. Шулай ук ТР Язучылар берлеге чуаш секциясенең оештыру киңәшмәсе узды. Музейда беренче телеканал, Россия каналы, Мәдәният телеканалы, шулай ук Татарстан, Чуваш Республикасы, Мари Республикасы, Ульяновск өлкәсе телеканаллары эшләде. Экспозициянең гомуми темасы – «Мин якташларыма туган авылыма килдем...» (шагыйрьнең үз шигыреннән юл). Экспозициядә 5 витрина һәм 9 планшет бар. Аларда П.П.Хузангайның тормышы һәм эшчәнлеге, аның туган авылы тарихы турында мәгълүматлар (Сиктермә авылы барлыкка килү тарихы, Идел Болгары чорындагы археологик һәйкәлләр, карталар, документлар) урнаштырылган. Музейда ике интерьер торгызылган. Беренчесе - авыл өе интерьеры, ул чуаш шагыйренең балачак һәм үсмер вакытына, бөек рус язучыларының иҗаты белән танышкан, үзенең беренче шигырьләрен язган елларга багышланган. Шунда ук шагыйрьнең әнисе В.Б.Казанкованың портреты да бар. Аны Сиктермә авылында туып, бүгенге көндә Чабаксарда яшәүче рәссам С.Теребилов ясаган. Икенче интерьерда Петр Хузангайның 1950-60 нчы елларда Чабаксар фатирында яшәгән вакытындагы эш кабинеты күчермәсе ул. Биредә ул шигырьләр һәм поэмалар яза, тәрҗемә итә, дуслары белән очраша. Документлардан, фотосурәтләрдән һәм китаплардан тыш, монда П.Хузангайның чуаш һәм рус телләрендәге шигырьләре дә бар. Бу ике интерьерның янәшә урнашуы очраклы түгел: билгеле булганча, Петр Петрович туган авын беркайчан онытмый, сагынып яши һәм еш кына кайта торган була.