Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат

Әлки районының мәдәният объектлары һәм музейлар: адреслары, контактлар, эш тәртибе

Әлеге бүлектә Әлки районы музейлары һәм мәдәният учреждениеләре турында актуаль мәгълүмат тупланган. Нәкъ менә алар концертлар, фестивальләр, конкурслар һәм башка чаралар уздыру урынына әверелә. Мәдәният объектларының режимы, эшләре, адреслары, телефоннары, социаль челтәрләре белән таныштырабыз.

Әлки районының һәр авылында мәдәният учаклары эшләп килә. Аларның һәрберсендә өлкәннәр, зурлар, балалар өчен төрле түгәрәкләр оештырылган.

Әлки районында бүгенге көндә район мәдәният үзәге, 29 авыл мәдәният йорты, 19 авыл клубы, 36 китапханә, 3 музей эшли.

Базарлы Матакта урнашкан район мәдәният йорты Әлки районында күп кенә чаралар үткәрүнең төп мәйданчыгы булып тора.

Учреждение хезмәткәрләре даими нигездә тематик чаралар, күргәзмәләр, хәйрия чаралары, ял кичәләре, конкурслар һәм фестивальләр, төрле акцияләр оештыралар.

Мәдәният йортында шулай ук районга сольный концертлар белән килгән татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясый.

 

Базарлы Матакта кино һәм мультфильмнар яратучылар өчен «Колос» кинотеатры эшли.

Кинотеатрда төрле жанрдагы фильмнар, шулай ук балалар мультфильмнары премьералары уза. Моннан тыш, биредә бушлай, шулай ук хәйрия сеанслары була, шулай ук «Пушкин картасы»эшли.


Базарлы Матак авылында С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее эшли. Анда 20 меңнән артык экспонат бар. Музей элеккеге сәүдәгәр Сергей Михайлович Лисенков ( революциядән соң Америкага күчеп киткән кеше ул) йортында урнашкан.

 

Чуаш Кичүе авылы мәктәбендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее эшли. Анда 6 бүлек буенча экспонатлар тупланган.

Сиктермә авылындагы Чуаш Республикасы халык шагыйре П.П.Хузангайга багышланган музей эшли. Документлардан, фотосурәтләрдән һәм китаплардан тыш, монда П.Хузангайның чуаш һәм рус телләрендәге шигырьләре дә бар.

Районда 32 мәчет, 23 чиркәү, гыйбадәт йорты, часовня эшли.


Район территориясендә дистәдән артык археологик һәйкәл исәпләнә.


1932 елдан Әлки районында «Колхоз, алга!», 1936 елдан «Коммунизм юлы», 1992 елдан “Әлки хәбәрләре” исемле газета дөнья күрә.