Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее

С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 16:15

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12.00 – 13.00

  • Телефон:
    • 8 (84346) 2-12-28
  • Сайт:

    http://museum-lisenk.kazan.muzkult.ru/information

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 135

2002 елда Әлки районында туган якны өйрәнү музеен ачу турында карар кабул ителә. Беренче директор итеп Йосыф Зариповны билгелиләр. 2022 елдан аны Алинә Хәлиуллина җитәкли. Музей элеккеге сәүдәгәр Сергей Михайлович Лисенков ( революциядән соң Америкага күчеп киткән кеше ул) йортында урнашкан. Хәзерге вакытта сәүдәгәрнең оныклары музейга һәртөрле ярдәм күрсәтә. Музей бинасы үзе – чын архитектура һәйкәле, гасырлар чигендә эклектика стилендә салынган торак төзелешенең типик үрнәге. Бинаның борынгы өлеше 19 гасыр ахыры-20 гасыр башында төзелгән дип фаразлана. Музей ачылганчы, бу бинада «Актай» совхозы конторалары, салым инспекциясе урнаша. Музейда үзенең әһәмияте буенча уникаль Космонавтика залы бар, аңа космонавтлар үзләре бүләк иткән кызыклы экспонатлар урын алган. Музей ачылганнан бирле фондларда 22437 экспонат тупланган.