Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әлки районы мәдәнияты

Әлки районы мәдәнияты

Әлки районына ни өчен барырга кирәк? Әлки җирнедә күп кенә мәдәни чаралар, фестивальләр һәм бәйрәмнәр тәкъдим ителә, аларда халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшырак белергә була. Әлки районы – тарих һәм хәзерге заман, мәдәният һәм табигать, традицияләр һәм инновацияләр үрелеп барган урын.

Әлки районы тарихи ядкарьләр белән хозурлану, тарихны өйрәнү мөмкинлеге генә биреп калмыйча, заманча уңайлылылык та тәкъдим итә. Яңа тәэсирләр эзләүчеләрне күп кенә мәдәни чаралар, фестивальләрдә катнашырга чакырабыз. Аларны карап, биредә яшүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшырак күз алдына китерергә була.

Әлки районында чуаш милли бәйрәме Уяв, Бал, Алма спаслары, Сабантуй, Акатуй һәм башка күп кенә бәйрәмнәр үткәрелә. Районыбызда “Халыклар дуслыгы”  туристлык маршруты булдырылган. Аның аша чуаш, рус, татар халыкларының үткәнен күз алдына китерергә мөмкин. 

Әлки районы парклары ул – ял итү өчен менә дигән урыннар. Әйләнә-тирәдәге табигатьнең матурлыгына сокланып, күкрәк тутырып саф һава суларга һәм сәламәтлекне ныгытырга мөмкин.