Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

2 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче кадерле әтиебез Шәкүров Гаваз Габбас улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

01 января 2019, 09:31

1002

0

0

2 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче кадерле әтиебез Шәкүров Гаваз Габбас улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Шәкүров Гаваз Габбас улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әтиебезнең үтелгән тормыш юлы бик матур. Ул гомер буе намуслы хезмәт итте. Без балаларына яхшы тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырды. Сабыр холыклы, изге җанлы, мәрхәмәтле әтиебезне юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Алга таба да балаларыңа, оныкларыңа куанып, әниебез белән тигезлектә, муллыкта, тормыштан ямь табып озак яшәргә насыйп булсын. Зирәк, акыллы киңәшләрең, барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, әти.
Син бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен олы, нык терәк.
Матур яшә, әти, исән-сау бул,
Син бит безнең өчен бик кирәк.
Олы хөрмәт белән тормыш иптәшең Румия, балаларың Гөлназ-Марат, Алмаз-Регина, оныкларың Инсаф, Азалия, Амалия.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев