23 октябрьдә Түбән Әлки авылында гомер итүче, кадерле Әниебезне, Нургалеева Гөлчәчәк Әсхәт кызын гомер бәйрәме юбилее белән кайнар котлыйбыз! Әниебез, син тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә зур ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлыңла сау-сәламаәт, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, Әтиебез белән бергә, матур итеп озын гомер итәргә насыйп булсын! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, Әниебез!
Котлы булсын, Әнкәй, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,
Үтсен иде алдагы көннәрең!
Иң изге кайнар котлау сүзләре белән тормыш иптәшең Шамил, балаларың Руслан-Гөлшат, Венера-Ирек, Гөлназ-Илнар, ононыкларың һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев