29 апрельдә Иске Салман авылында гомер итүче Нургалиев Фердинанд Харис улының 50 яшьлек юбилее.
29 апрельдә Иске Салман авылында гомер итүче Нургалиев Фердинанд Харис улының 50 яшьлек юбилее.
Яшьлек дәрте белән янып-көеп, гомер җәйләрен уздырып, иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсулык йөгертәләр. Ә ныклап уйлап карасаң, көз ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да үзенә туплаган, матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. “Көзләрнең җимеше татлырак” дигән әйтем бар. Бу бит чынлап та шулай. Кеше яшәгән саен зирәкләнә, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле, акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер Олы кешегә әверелә. Син дә бүген сине хөрмәт итүче хатыныңның таянычы, кадерлесе. Туганнарыңның хөрмәтле үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор. Чөнки әле гомернең кышларын каршылыйсы бар. Ә хәзергә исә кабатланмас 50 яшең белән сине!!!
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Гөлназ, Диана, Самат, сеңелләрең Рузилә, Рәзинә, киленең Энҗе.
Нет комментариев