31 нче октябрьдә Карамалы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем,әтиебез Зәйнетдинов Илгизәр Габделәхәт улының 50 яшьлек юбилле.

31 нче октябрьдә Карамалы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем,әтиебез Зәйнетдинов Илгизәр Габделәхәт улының 50 яшьлек юбилле.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син тормышыбызның яме, безнең өчен таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Киләчәк тә дә бер-беребезгә терәк, кирәк булып, җан җылысын, балаларның, оныкларның, барлык якыннарның кадер-хөрмәтен тоеп, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, саулык һәм күңел тынычлыгы белән озын гомерләр кичерергә язсын Ходай!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, әниең.
Нет комментариев