Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матак авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабаебыз Гобәйдуллин Илдус Шәрифулла улына 3 февральдә 75 яшь тула.

02 февраля 2021, 15:51

1146

0

0

Базарлы Матак авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабаебыз Гобәйдуллин Илдус Шәрифулла улына 3 февральдә 75 яшь тула.

Базарлы Матак авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабаебыз Гобәйдуллин Илдус Шәрифулла улына 3 февральдә 75 яшь тула.

Әти Түбән Биктимер авылында сугыш ветераны Шәрифулла Гыйбадулла улы һәм Мөнәвәрә Харис кызы гаиләсендә көтеп алынган олы бала булып дөньяга килә. Әтиебез гомер буе туган районында җирле үзидарә рәисе булып намуслы хезмәт куйды. Әти, син безнең, 3 балаңның гына түгел, 4 туганыңның гаиләләренә дә терәк,таяныч булдың. Ихластан кайгыртып, төпле акыллы киңәшләрен белән ярдәм итеп торасың.

Аларның әниебез Асия Миңнемулла кызы белән уртак тормыш корып яшәүләренә дә быел 45 ел тула. Сезнең исән-сау булуыгыз, туган нигезебездә безне шатланып каршы алуыгыз – зур бәхет. Сез булганда табыныбыз түгәрәк, тормышыбыз көйле.

Юбилеең белән кайнар котлап, нык саулык телибез сиңа, әти!

Әле тагын озак еллар әниебез белән тигезлектә, иминлектә бергә-бергә озын гомерләр кичерергә язсын иде сезгә. Без сезне яратабыз, кадерлеләребез!

Иң изге теләкләр белән улларыгыз Ильвир, Дилүс, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз,  күп санлы туганнарыгыз исеменнән котлап кызыгыз Дилә.

Казан шәһәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев