Базарлы Матак авылында гомер итүче Шәмсетдинов Фазыл Фаик улына 24 февральдә 55 яшь тула.
Кадерлебез сине юбилеең белән котлап саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшең Гүзәлия белән тигезлектә, пар канатлар булып, кызларыгыз Эльвира белән Диләрәнең шатлык-сөенечләрен генә күреп яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән әтиең, апаларың Физалия, Нурия, энең Айрат һәм аларның гаиләләре.
Нет комментариев