Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем һәм яраткан әтиебез Рәшит Әбрар улы Билаловның 23 май көнне 60 яшьлек юбилее
Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем һәм яраткан әтиебез Рәшит Әбрар улы Билаловның 23 май көнне 60 яшьлек юбилее. Әтиебез булдыклы, ярдәмчел, тырыш кеше. Ул гаиләбезнең ныклыгын кайгыртучы, ышанычлы таянычыбыз. Сөекле кешебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Саулыгыңа зарланмаганда, гаиләң бөтен булганда, эшең барганда, кешеләр санлаганда, дуслар зурлаганда 60 та да начар түгелдер ул. Ходай безгә яратып та, янып та, борчылып та чыдар йөрәк биргән икән, шуңа сөенеп, Аллага шөкер, дип яшик. Балаларыбыз шатлыгына куанып, оныкларыбызны сөеп алга таба да бергә-бергә тормыш юлын үтәргә язсын. Сиңа бездән иң зур теләк – исән-сау булып туганнарыңның яратуын, дусларыңның ихтирамын тоеп, куанычларга төренеп озак яшә!
Котлы булсын юбилеең,
Якты булсын көннәрең.
Бергә булсын, гөрләп торсын
Алдагы гомерләрең.
Гомерләрең булсын куанычлы,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кирәкле.
Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Ләлә, балаларың Рамил-Альбина, Айрат-Лилия һәм оныкларың Адель, Алинә.
Нет комментариев