Базарлы Матакта гомер итүче әниебез Сафия Зәки кызы Сабировага 10 февральдә 70 яшь тула.
Кадерлебез, газиз әниебез! Сине гомер бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрикләп, күңелебездәге иң олы рәхмәт хисләрен җиткерәсебез килә. Син әтиебезнең тугры тормыш юлдашы булдың, кызың белән ике улыңны кадерләп үстердең. Әле дә безнең терәк-таянычыбыз, киңәшчебез булып торасың. Рәхмәт сиңа, әнкәй, мең-мең рәхмәт!
Газизебез, туган көнең белән котлап, сиңа иминлек, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, һәр көннең шатлык-сөенечләр генә китерүен телибез. Арабызда иң кадерлебез булып, ярату-кайгыртуыбызны тоеп озак яшәсәң иде.
Иң җылы теләкләр белән балаларың Гөлназ-Илнур, Алмаз-Рузия, Фаяз-Гөлнара, җиде оныгың, бер оныкчыгың.
Нет комментариев