Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матакта яшәүче безнең өчен бик тә кадерле кешебез әтиебез, дәү әтиебез Бадыйгин Илдар Таһир улына 8 сентябрьдә 60 яшь тула.

04 сентября 2020, 08:55

888

0

Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Әти, син һәрчак гаиләбезнең ныклы терәге, кайгыртучыбыз, ышанычыбыз булдың, гомер буе гаилә, балалар, оныклар дип яшисең. Үз тормышыбызны булдыргач та, син безгә олы терәк. Инде менә 30 ел элек кабызган гаилә учагында әни белән икегез ныклы таяныч булып яши бирәсез. Без балаларыгызга дөрес тәрбия, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әти. Исәнлегең нык, күңел күгең һәрвакыт аяз, тормышың имин, матур булсын. Алдагы көннәрдә дә әни белән тигезлектә, мул, түгәрәк өстәлләрдә без балаларыңны, оныкларыңны каршы алып, озатып яшәргә язсын. Әти-әни, сез исән-сау булганда без бәхетле, безне шатландырып әле озак яшәгез.

Котлы булсын, әти, юбилеең,

Матур булып атсын таңнарың.

Рәхәт яшә, игелеге тисен

Син үстергән һәрбер балаңның.

Сине яратып тормыш иптәшең Лилия, балалар, оныклар, әбең Солтания.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев