Чуаш Кичүе авылында туып үскән, озак еллар Базарлы Матакта гомер иткән, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче сөекле дәү әнием Шәйдуллина Миңсылу Мисал кызына 5 майда 90 яшь тулды.
Чуаш Кичүе авылында туып үскән, озак еллар Базарлы Матакта гомер иткән, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче сөекле дәү әнием Шәйдуллина Миңсылу Мисал кызына 5 майда 90 яшь тулды.
Җимеш агачлары шаулап чәчәк аткан ямьле май аенда дөньяга килгән дәү әниебез гомере буе табигать белән гармониядә, тормышның һәр мизгеленнән ләззәт алып, һәр көннең кадерен белеп яши, килеп туган авырлыклар һәм проблемаларны җиңә, чишелешен таба белә. Тыл хезмәтчәне буларак, дәү әни сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән.Ул гомер буе тыныч тормышның, балачагында үзе туйганчы ашый алмаган икмәкнең кадерен белеп яши, безне дә шуңа өйрәтте.
Дәү әни һәм дәү әти (дәү әтиебез арабызда юк инде, авыр туфрагы җиңел булсын) ике кызларын- Лидия һәм Алсуны һәм өч оныкларын- мине, Русланны һәм Рушанны тәрбияләделәр. Ходай Тәгалә дәү әнигә оныкчыгы Мәрьямне сөю бәхетен дә бирде. Безнең балачагыбыз тулысынча дәү әни һәм дәү әтинең игътибарлы һэм җитди тәрбиясе астында узды. Алар безгә хезмәт сөючәнлек, намуслылык, гаделлек үрнәге булдылар, бездән дә шуны таләп иттеләр. Аларның һәр таләбе һәм кушканы һичшиксез үтәлергә тиеш иде. Без аларның канәгатьсез күз карашыннан һәм, бәлки, гадел җәза бирүләреннән шүрли дә идек. Хәзер мин моның нинди дөрес тәрбия булуын, дәү әни һәм дәү әтинең безне әйбәт кешеләр итеп үстерергә теләгәннәрен аңлыйм, көн саен моның өчен аларга рәхмәт укыйм.
Без юбилярыбызның яңгыравык матур тавышы белән искиткеч җырлар җырлавын, өздереп биюен, аның гаҗәеп тәмле ризыкларын һәм, билгеле, өйләреннән беркайчан туган-тумача өзелмәвен яхшы хәтерлибез.
Кадерле дәү әни, сине юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Безгә сәламәтлек һәм бәхет теләп кылган догаларын өчен рәхмәт сиңа. Кадерлебез,сиңа нык сәламәтлек телим. Кузләреңнең якты нурлары,кочагыңның җылысы беркайчан сүрелмәсен.Һәм,билгеле, тизрәк синең яныңа кайта алуыбызны, сине кочып, шатлык һәм мәрхәмәт тулы кузләреңнең җылысына кинәнүебезне телим.
Сине яратып оныгың Айгөл. Мәскәү шәһәре.
Нет комментариев