Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чуаш Кичүе авылында яшәүче әниебез Ваһапова Бәдәр Сабир кызының 16 февральдә олуг юбилее

15 февраля 2019, 10:01

1549

0

0

Чуаш Кичүе авылында яшәүче әниебез Ваһапова Бәдәр Сабир кызының 16 февральдә олуг юбилее

Чуаш Кичүе авылында яшәүче әниебез Ваһапова Бәдәр Сабир кызының 16 февральдә олуг юбилее. Әниебез безнең өчен иң кадерле, изге кеше. Тәрбияле, тыйнак, уңган, булганына шөкер итә, күпне өмет итми генә, сабыр гына тормыш көтә. Балачактан әниебез күпне күргән, күпне кичергән, әтиебез Вәкил улы Сабир белән тормыш корып биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ата-ана назы, яхшы тәрбия биреп үстергәнегез өчен зур рәхмәт. Матур гына яшәп яткан чакта, көтмәгәндә, каты авырудан тиз арада әтиебез дөнья куя. Ялгыз тормыш авыр булса да, әниебез сүнмәде-сүрелмәде. Безгә, балаларына, яратып тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырырга көч тапты. Кайгы арты хәсрәт килә, әниебезнең улы – энебез, абыебыз Наил дә дөнья куя, авыр туфрагы җиңел булсын. Шушы авырлыкларны җиңеп чыккан, үзендә яшәргә көч тапкан әниебезгә Ходай бәрәкәтле озын гомер, саулык бирсен, картлыгы бәхетле үтсен. Безнең яратуыбызны тоеп, кадер-хөрмәтебезне күреп яшә, газиз әниебез.

Туган көнең белән котлап,

Телибез сиңа бүген:

Күреп яшә карт көнеңдә

Балалар игелеген.

Балаларың Нәфисә, Дамир-Гөлләрия, Наилә, Наимә-Илнур, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев