Газиз кешебез Закиров Әлфәт Госман улына 23 апрельдә 60 яшь тула

Үргәгар авылында туып үскән, хәзерге вакытта Базарлы Матакта яшәүче газиз кешебез Закиров Әлфәт Госман улына 23 апрельдә 60 яшь тула!
Олы юбилеең белән әтиебез! Әти, син олы җанлы, киң күңелле кеше, һәрчак терәк-таяныч, киңәшчебез, яклаучыбыз булдың. Ходай сине исәнлектән аермасын, гомерең озын, тормышың шатлык-сөенечләргә бай булсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның ихтирамын тоеп, әниебез белән тыныч тормышта гомер ит. Ата-ана һәм туганлык кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен мең рәхмәтләр сиңа!
Иң изге теләкләр белән әниебез Фирдәүс, балаларың, оныкларың
Нет комментариев