Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Чаллы авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гадиева Кадрия Гаяз кызына 1 майда 80 яшь тула.

01 мая 2020, 06:46

670

0

0

Иске Чаллы авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гадиева Кадрия Гаяз кызына 1 майда 80 яшь тула.

Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен. Газиз балаларыңның игелекләрен күреп, онык-оныкчыкларыңа сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез! Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, “хәрәкәттә-бәрәкәт” дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр безгә булышырга тырышасың. Син тормышта күпне күргәнсең, әтисезлек, ачлык-ялангачлык, олылар белән бер сафта тормыш арбасын тартсаң да син сынмагансың, сыгылмагансың, нык ихтыярлы булып калгансың.
Әни, безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман безгә терәк һәм кирәк булып, туган йортыбызның җылысын саклап яшәсәң иде. Бүген бу тормышта үз урыныбызны табып, матур гаиләләр корып яшибез икән, бу әниебез- синең педагогик тәрбияң. Син көчле рухлы, тырыш, эшчән, туры сүзле булдың. Безне дә тормышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар алдында юга-
лып калмыйча, эш сөяргә, гадел булырга өйрәттең.
Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әниебез!
Изге теләкләр белән балаларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев