Иске Чаллы авылында яшәүче хөрмәтле туганыбыз Вафина Тәнзилә Хәлиулла кызын 25 майда булган 50 яшьлек юбилее
Иске Чаллы авылында яшәүче хөрмәтле туганыбыз Вафина Тәнзилә Хәлиулла кызын 25 майда булган 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Тәнзилә –энебез Әнвәрнең хәләл җефете. Алар тату матур пар булып, туган нигезебезне саклап яшиләр. Уңган-булган, киң күңелле, туган җанлы Тәнзиләгә без бик рәхмәтле. Ул әниебезгә кадер-хөрмәт күрсәтеп яши, төп йортның бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләрен һич авырсынмыйча башкара. Кайчан кайтсак та ачык йөз белән каршы ала, кунак итә. Гомер бәйрәме белән тәбрикләп, без аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәсрәт-борчулар күрмичә, иминлектә, тигезлектә бәхетле гомер итүләрен телибез.
Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын тагын бик күп еллар
Бергә-бергә матур яшәргә.
Изге теләкләр белән Айтуган, Фирая, Ленар, Адилә Вафиннар.
Базарлы Матак авылы.
Нет комментариев