Җитәкчебез Хәмитов Фәнис Габделәхәт улы 16 майда үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә.

Җитәкчебез Хәмитов Фәнис Габделәхәт улы 16 майда үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә. Бик сирәк кеше генә бер урында 28 ел эшли. Әле шул елларның 20 сен җитәкче булып.
Узган еллар,
Үткән юлларыгыз
Төрлесе булгандыр юлда.
Юллар җиңел булмый ул.
Инде хезмәтегез хөрмәт җимеше бирер чак җиткән. Сез лачын сыман күп нәрсәне алдан күрә белгән, таләпчән, кешелекле, булдыклы, түземле җитәкче. Сез үзегез җитәкләгән җәмгыятьтә эшләүче һәркемгә карата игътибарлы һәм ярдәмчел. Рәхмәт Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез, тату коллективыбыз өчен.
Хөрмәтле Фәнис Габделәхәтович! Сезгә бәхет, зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез. Һәрвакыт шулай максатчан, гадел, кешелекле булып калыгыз. Сезнең юлларыгызда бары тик ихлас дуслар гына очрасын, тугры гаиләгез булсын, эш сөючән, намуслы хезмәткәрләр насыйп итсен.
Ихтирам белән “Яшь көч” җәмгыяте коллективы.
Нет комментариев