Кадерле әниебез Хәбибуллина Фирдания Нургазиз кызы 16 июньдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Ул дөньяда иң яхшы әни. Сөеклебезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Имин тормыш, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белми, кайгы күрми
Үтсен синең алгы көннәрең.
Сәламәтлек, хәерле озын гомер теләп балаларың Лилия, Гөлнара, Эльвира, кияүләрең Руслан, Алмаз, оныкларың Илдар, Фәридә, Элина, Ралина һәм Сәид.
Нет комментариев