Кадерле әтиебез, дәү әтиебез Гатин Рауф Хатыйп улына 1 ноябрьдә 75 яшь тула
01 ноября 2021, 09:52
1443
0
0

Яңа Чаллы авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Гатин Рауф Хатыйп улына 1 ноябрьдә 75 яшь тула.
Хөрмәтле, яраткан әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа чиксез рәхмәтләребезне, олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Син безнең терәк-таянычыбыз, ышанычлы киңәшчебез.
Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп,
тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп итсен Ходай. Алгы көннәрдә дә без балаларыңның игелеген
күреп, оныкларыңа куанып, әни белән безне сөендереп озын-озак еллар яшәргә язсын.
75 яшь, артта озын юллар,
Шатлык-сагышлары да булгандыр.
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газиз кешебез,
Башыбызны иябез синең каршыңда!
Ихлас теләкләр белән балаларың, киленнәрең, кияүләрең һәм оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Гайшә дә кушыла.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев