Кадерле әтиебез Хаҗипов Илдар Хәсән улының 15 майда 55 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле әтиебез Хаҗипов Илдар Хәсән улының 15 майда 55 яшьлек күркәм юбилее.
Әтиебез, Ходай Тәгалә сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын насыйп итсен. Өебезнең нуры, күңелебезнең җылысы булып, әниебез Дилә белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә, һәр туар таңны сөенеп каршыларга язсын. Олы җанлы, ярдәмчел һәм игътибарлы булганың өчен без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Син булганга, әти, без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Сине яратып улың Илнар-Люция, кызың Алинә-Ринат, оныкларың Самир, Әмир, Раяз. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев