Кадерле тормыш иптәшем,яраткан әниебез Әһлиуллина Рәсинә Әнвәр кызының 15 гыйнварда матур гомер бәйрәме-аңа 50 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем,яраткан әниебез Әһлиуллина Рәсинә Әнвәр кызының 15 гыйнварда матур гомер бәйрәме-аңа 50 яшь тула.
Син— безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Син — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, Шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, улыбыз һәм кызыбыз өчен кайгыртучан әни булган якын кешебезнең юбилее.Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Һәр мизгелгә куанып, мул тормышта яшә. Гаиләбезнең учагын сүндерми, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршыларга язсын.
Ходай миңа сине бүләк иткән,
Ә мин — сиңа язган тиң ярың.
Җитәкләшеп, иңне иңгә куеп,
Үтәбез без гомер юлларын.
Шуңа да шул рәхмәт әйтеп яшим,
Язмышыма сине биргәнгә.
Насыйп итсен Аллах бергәлекне,
Гомер көзләренә кергәндә.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Доньядагы иң әйбәт,матур тормыш чәчәге,саф кунелле кеше хэм яраткан эниебез булганга Аллахы Тэгалэгэ чиксез рэхмэт!
Сине яратып, зур хөрмәт итеп яраткан ирең Рамиль,улың Раил,кызың Зөһрә.
Нет комментариев