Карамалы авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Кәлимуллина Җария Хәбибулла кызының 21 июльдә 80 яшь¬лек юбилее
Поздравления

Карамалы авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Кәлимуллина Җария Хәбибулла кызының 21 июльдә 80 яшь¬лек юбилее

Карамалы авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Кәлимуллина Җария Хәбибулла кызының 21 июльдә 80 яшь­лек юбилее.

Әниебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти-әни булган йортның нигезе нык, табыны һәрчак түгәрәк. Без, биш кыз, ныклы ни­гезле, түгәрәк табынлы гаиләдә үсеп, тормышта үз урыныбызны тап­тык. Әтиебез Юрик белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк ба­сарга булышканыгыз, яратып-сөеп, әниләрчә кайгыртып яшәвең өчен зур рәхмәт сиңа. Әниебез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез җылы кояшыбыз! Әни, без сиңа мең рәхмәтләр укып, исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәтсез озын гомер телибез.

Яшә, әни, әле йөзгә кадәр, шат елмаю белән гомер ит, җиргә кояш ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк бит.

Сине яратып кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.

Нет комментариев