Хлебодаровка авылында яшәүче сөекле, яраткан әниебез Локтева Анна Павловнага 23 майда 55 яшь тула
Хлебодаровка авылында яшәүче сөекле, яраткан әниебез Локтева Анна Павловнага 23 майда 55 яшь тула. Кадерле кешебезне күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әни! Синең хакта нинди җылы сүзләр әйтсәк тә аз булыр кебек. Син тормышта безнең өчен яшәү өлгесе, һәр яктан үрнәк шәхес. Эшсөярлегеңә, кешеләрне яратуыңа, ярдәмчеллелегеңә, рухи ныклыгыңа, авырлыклар, тормыш сынаулары алдында югалып калмавыңа сокланмый мөмкин түгел. Син хезмәтеңне зур җаваплылык белән башкарасың, авыл тормышы өчен янып-көеп яшисең. Яшьли сыңар канат белән калсаң да, һәркайсыбызга ныклы белем алырга ярдәм иттең, безнең өчен ышанычлы терәк булып каласың. Без синең белән горурланабыз, сиңа чиксез рәхмәтлебез. Әниебез! Сау-сәламәт бул, күңел күтәренкелеге белән, тормышка сөенеп яшә. Һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын, авырлыклар, борчулар сине читләтеп үтсен.
Туган көнең, юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Әни, яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Олы ихтирам белән улың Евгений-Жанна, оныгың Ксения, кызың Елена, улың Алексей.
Нет комментариев