Әниебез Нуртдинова Рәмзия Зәйнулла кызына 7 мартта 55 яшь тула
Татар Борнае авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Нуртдинова Рәмзия Зәйнулла кызына 7 мартта 55 яшь тула.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы- хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.
Җылы теләкләр белән тормыш иптәшең Назыйм, балаларың Ринас, Ринат-Гөлинә, Әлфинә, Рената, Александр, Володя, оныкларың Аделина, Рияна.
Нет комментариев