Үргәгар авылында яшәүче Фәттахова Гөлфирә Җәүдәт кызының 30 майда күркәм юбилее
Үргәгар авылында яшәүче Фәттахова Гөлфирә Җәүдәт кызының 30 майда күркәм юбилее.
Безнең кадерлебез! Сине 50 яшьлегең белән тәбриклибез. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та. Синең гомереңдә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана һәм Хатын булдың. Без сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән яраткан ирең, балаларың, оныкларың һәм киявең.
Нет комментариев