Үргәгар авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әтиебез Нуруллин Рафаэль Максуд улының 6 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Үргәгар авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әтиебез Нуруллин Рафаэль Максуд улының 6 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, тормышта үз юлыбызны таптык. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлы-
бызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти.
Әтиебез, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз һәм яклаучыбыз, саклаучыбыз да.
Син балаларыңа, туганнарыңа изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең, оныкларыңа да ягымлы, яраткан дәү әти.
Әти, без сиңа мең-мең рәхмәтләр укып, и с ә н л е к - с а у л ы к , о з ы н г о м е р т е л и б е з . Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге, әни белән пар канатлар булып, безнең шатлыкларга сөенеп, рәхәт, матур тормышта озын-озак яшәргә насыйп итсен Ходай.
Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең –Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм әниебез Гөлшат.
Нет комментариев