Түбән Әлки авылында гомер итүче тормыш иптәшем,әниебез Миләүшә Сәетҗан кызы Булатованың 11 майда 50 яшьлек алтын юбилее!
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Син өебезнең яме, гаиләбезнең күрке, уңган-булган тормыш юлдашы! Рәхмәт сиңа кылган яхшылыкларың, изгелекләрең өчен! Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, һәрвакыт шулай көләч, ярдәмчел булып калуыңны телибез!
Әни, җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Бергә-бергә сөенеп яшәргә.
Без сине бик яратабыз! Олы ихтирам белән ирең Радик, кызларың Ландыш, Сиринә.
Нет комментариев