Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әтиебез Гобәйдуллин Мансур Нургаяз улына 26 майда 80 яшь тула

Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әтиебез Гобәйдуллин Мансур Нургаяз улына 26 майда 80 яшь тула. Аны олы юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Әтиебез – тырыш, булдыклы кеше, ул гомер буе хезмәттә булды. Аңа күп авыр югалтулар кичерергә дә туры килде. Әмма ул күңелен төшерми, ил-көн яңалыклары белән кызыксынып яши, безне сагынып көтеп ала. Әти, без сиңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин тормыш телибез. Безне шатландырып озак яшә әле, син бит безнең иң кадерле кешебез.
Кайчан кайтсак ишек ачык була,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Авыр чакта җиңел булып китә
Синең әйткән җылы сүз белән.
Әтиебез, тагын озак еллар
Яшә әле син сау-сәламәт.
Безгә һәрчак терәк булган өчен
Чын күңелдән сиңа зур рәхмәт.
Ихтирам белән балаларың.
Нет комментариев